Баулы үзәк район хастаханәсендә Баулы районы башлыгы Р. Х. Гатиятуллин, Әлмәт шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы В. Р. Головина, баш табиб Г. В. Алексеев катнашуларында медицина советы булды.
Үзенең докладында баш табиб Баулы муниципаль районының сәламәтлек саклау системасының узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Районда демографик хәлнең начараюы турында билгеләнде. Үлем сәбәпләре структурасында кан әйләнеше системасы авырулары алда бара, икенче урында онкоавырулар. Глеб Алексеев эшкә яраклы яшьтәге затларның, бигрәк тә авыл җирлегендә үлүчеләр саны артуга игътибарны юнәлтте. Докладта табиб участоклары буенча үлем санына җентекле анализ ясалды. Гомуми практика табибларына кыска вакыт эчендә үз территорияләрендә үлем саны дәрәҗәсен киметү буенча чаралар үткәрү, диспансерлаштыру һәм диспансер күзәтүен узудан баш тарткан затлар белән аңлату эше буенча чаралар күрү турында күрсәтмә бирелде.
Әлмәт шәһ.сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы В. Р. Головина үзенең докладында районда эшкә яраклы халыкның үлем санының үсүенә игътибар итте, якын арада табиб участокларында медицина хезмәткәрләренә хәл итәргә кирәк булган беренче чираттагы бурычларны билгеләде. Вера Головина диспансер күзәтүенә һәм пациентларны кабул итүгә чакыруга басым ясады.
Район башлыгы Р. Х. Гатиятуллин чыгышында районның социаль-икътисади үсеш рейтингында 23нче урынны алуы, медикларга да рейтинг күрсәткечләрен яхшыртырга кирәклеге әйтелде. Докладта районның икътисадтагы һәм төзелештәге казанышлары билгеләнде.
Рамил Гатиятуллин медицина хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм пациентларның проблемаларын аңлап һәм хөрмәт белән карарга чакырды.
Ахырда, иң яхшы медицина хезмәткәрләре тантаналы шартларда Сәламәтлек саклау министрлыгы, муниципаль район һәм район хастаханәсе җитәкчелегеннән лаеклы бүләкләр алдылар.