Түбән Кама табиблары боз астында балык тоту буенча ярышлар оештырдылар

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Һава торышы сюрпризларына карамастан, бу ял көннәрендә Түбән Кама хастаханәсендә кышкы балык тотарга яратучылар күп булды, алар арасында хәтта хатын-кызлар да бар иде.

Ярышлар Иске Камада уздылар. Катнашучыларның тотылган балыклары күбесенчә алабуга һәм шыртлака балыкларыннан торды. Балык тоту ахырында ук, саф һавада хуш исле балык ашын пешерделәр, барысы да самавырдан тәмле чәй белән сыйландылар, ә соңыннан җиңүчеләрне бүләкләүгә күчтеләр. Иң көчлеләр өчлегенә аеруча күп балык тоткан кешеләр эләктеләр. Беренче урынны «Чулпан-мед» сырхауханәсенең наркологы Рамил Сингатуллин, икенче урынны ТКҮРКХ кардиологы Олег Вячеслав улы Мышкин, өченче урынны ТКҮРКХ кан тамырлары хирургы Руслан Фадис улы Шакиров алды.

Кышкы балыкчылыкта катнашучыларның барысын да дипломнар белән бүләкләделәр, ә иң яхшыларына бүләкләр дә бирелде. Оештыручылар мондый чараларның ял итү, күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алу өчен менә дигән ысул булуын таныдылар.

Киләсе «Балык чирт» ярышы, традиция буенча, бу елның җәендә узачагы билгеле инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International