Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Норлат ҮРХнең баш табибы Айдар Сәгъдиев акушерлык бүлегенең пациенткаларын беренче язгы бәйрәм белән котлады. Бу атнада сабыйларын имин тапкан әниләргә яңа туган сабыйларның оригиналь метрикалары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.