«Үз-үзең турында кайгырту» иҗтимагый хезмәт күрсәтү җыелмасын тәкъдим итү темасын журналистлар арасында иң яхшы яктыртуның III Республика бәйгесе башланды.

2012 елның 18 июне, дүшәмбе

Журналистлар арасында бара торган «Үз-үзең турында кайгырту» бәйгесе Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм массакүләм мәгълүмат чараларын иҗтимагый хезмәт күрсәтү җыелмасы тәкъдим итүгә багышланган материаллар төзергә һәм басып чыгарырга стимуллаштыру максаты белән журналистлар, ММЧ арасында үткәрелә. Бәйге комиссиясе рәисе - Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Фәррахов Айрат Зәкиевич. Бәйге 2012 нче елның 1 нче октябренә кадәр дәвам итәчәк. 2012 нче елның 10 нче октябренә кадәр барлык теләгән кешеләр гариза һәм конкурс материалларын Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәтенә тапшырырга тиеш. Бәйгедә катнашу хакына материаллары дөньяга бәйге үткәрү вакытында чыккан (2012 нче елның 1 нче июленнән 1 нче октябренә кадәр) ТР ике дәүләт телендә язучы массакүләм мәгълүмат чараларының журналистлары, журналист коллективлары ия булалар. Авторлык эшләре, программалары кабул ителә (шәхси яки коллектив).

Бәйге турында положение
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International