Моның турында Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе республика селектор киңәшмәсендә белдерде. Чара «2012 нче елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау тармагына мәгълүмат технологияләре кертү» темасы буенча видеоконференция режимында үтте.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән бергә заманча информацион технологияләр кертү өлешендә «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау тармагын үзгәртеп кору» программасы чараларын тормышка ашыралар. 2012 елның ахырына 80%тан да ким булмаган табиблар компьютерлы җайланмалар белән тәэмин ителергә тиеш.
Бүген сәламәтлек саклау оешмаларында локаль элемтәләр урнаштыру буенча проект төзүгә аукцион үткәрелде. Залда аукциондаотучы оешма вәкиле бар. «1 ай вакыт эчендә 600 бина буенча проект әзерләнеп бетәргә тиеш. Эш тырышлыкны таләп итә торган, зур күләмле. Проектның никадәр сыйфатлы төзелүенә карап, безнең оешмаларда элемтәләрнең сыйфаты тора. Бу һәр баш табибның шәхси җаваплылыгы. Шунлыктан Меркурий оешмасы белән эшләү өчен һәр дәвалау-профилактика оешмасыннан җаваплы хезмәткәрне билгеләргә. Һәрьяклап булышырга. Без тармакны мәгълүматлаштыру артыннан төгәл һәм каты итеп күзәтәчәкбез», - дип әйтте сәламәтлек саклау министры Айрат Зәкиевич.
Видеоконференция буенча бар материаллар Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы сайтының «Дәвалау-профилактика оешмалары өчен мәгълүмат» - «Информацион технологияләр» бүлегендә урнаштырылган.