Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Иҗтимагый Киңәше әгъзалары «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2012» Республика бүләге җиңүчеләрен билгеләү өчен җыелдылар. Бу сорауны чишү шактый авыр булды, барлык номинантлар да уникаль, кызыклы дип билгеләде киңәш әгъзалары. Карарны ачык тавыш бирү ярдәмендә кабул иттеләр. Мөһим рольне интернет- тавыш бирү уйнады. Җиңүчеләрнең исемнәре пәнҗешәмбе көнне Муса Җəлил исемендәге Татар опера һәм балет театры бинасында 15.00 сәгатьтә игълан ителәчәк.