Арча үзәк район хастаханәсе җирлегендә «Ашказанының һәм унике илле эчәкнең язвасы авыруы катлауланулары» дигән Республика фәнни-гамәли мәктәп-семинары булды. Семинарда КДМУның хирургия кафедрасы мөдире, РКХнең хирургия хезмәте җитәкчесе Д.М. Красильников, КДМУның хирургия авырулары кафедрасы доценты А.В. Абдульянов, шулай ук Арча ҮРХнең хирургия бүлеге мөдире Р.Т. Фазлиәхмәтов чыгыш ясадылар.