Сәламәтлек саклау министрлыгында «Ел табибы - Ак чәчәкләр» бәйге номинантлары белән очрашу булды

2012 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов бәйге номинантлары белән очрашты. А.З. Фәррахов, бар номинантлар да җиңүчеләр булып торалар һәм алар барысы да республика сәламәтлек саклау тармагының горурлыгы, - дип билгеләп үтеп, аларны җиңү белән котлады.

Бу елда бәйге бишенче тапкыр үткәрелә. Төрле елларда бәйгенең җиңүчеләре булыр сәламәтлек саклау оешмалары җитәкчеләре, табиблар, укытучылар, медицина эшчеләре, тармакның ветераннары һәм башкалар сайландылар. Ел саен җиңүчеләрнең төп приз - автомобиль алуы шулай ук гореф-гадәткә әйләнде. Җиңүчеләрне хөрмәтләү бүген 15.00 сәгатьтә Муса Җəлил исемендәге Татар опера һәм балет театры бинасында булачак. Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләүнең һәр церемониясе гадәттән тыш дулкынландыручы, чын-чынлап күңелләргә үтеп керүче вакыйга кебек истә кала иде. Бу ел да шулай булачак. Церемониягә элеккеге лауреатлар да, җиңүчеләр дә чакырылган.

 

«Ел табибы - Ак чәчәкләр» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләүнең телевизион версиясен 1 нче июльдә «ТНВ» телеканалында карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International