«Ел табибы - Ак чәчәкләр 2012» республика бәйгесенә йомгак ясауның тантаналы церемониясе бүген Казанда булды. Церемониядә Татарстан Республикасы Премьер-министры Ильдар Халиков катнашты. Бүләкләү церемониясенең алып баручылары танылган актриса, телевизион алып баручы Елена Малышева һәм актер Михаил Волконадский булдылар.
Тантананы ачып, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, бу вакыйга беркемне дә ваемсыз калдырмас, чөнки яхшыдан яхшыларны котлаячаклар, дип әйтте. 2008 елның 10 июнендә үткәрелгән беренче бәйге тантанада катнашучынарның һәм кунакларның иң биек бәясен алды. Бу елда ул юбилей бишенче тапкыр үткәрелә. Бәйге Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылды. Ел елдан бәйгегә кызыксыну арта, аның иҗтимагый резонансы киңәя. Ул үзәктә генә түгел, шулай ук республиканың ерак районнарында да биек танылганлык алды. Бәйгене үткәрүнең биш елы эчендә (2008-2012) төрле атауларда лауреатлар һәм җиңүчеләр булып 400 дән артык медицина эшчеләре сайланды. 2012 елның бәйгесенә 70 кә якын презентацияле медицина эшләре бирелде, бәйге номинантлары булып 12 кеше һәм 3 оешма сайланды.
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы янында булган Иҗтимагый киңәше ачык тавыш бирүләр ярдәмендә билгеләде. Җиңүчеләрне билгеләүдә мөһим рольне республика сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында оештырылган интернет - тавыш бирү уйнады. Тавыш бирү вакытында номинантларга 45 меңнән артык тавыш бирелде.
Бүген барлык номинантлар да Муса Җəлил исемендәге Татар опера һәм балет театры сәхнәсенә чыктылар, анда церемониянең хөрмәтле кунаклары җиңүчеләрне 5 атауда белдерделәр: «Ел табибы», «Ел медицина эшчесе», «Уникаль очрак», «Сәламәтлек саклау тармагының риваяте», «Иң яхшы беренчел буын табибы». Барлык номинантлар да планшетлы iPad компьютерлары белән бүләкләнделәр һәм чит ил клиникаларында стажировка үтәргә грантлар алдылар.
«Ел табибы» атавында җиңүче булып Хәсәнова Динә Рөстәмовна - регионара клиник-диагностика үзәге генераль директоры урынбасары, Республика баш кан тамырлары үзәге җитәкчесе игълан ителде. Ә ТР Президентының махсус призы - Fiat Albea автомобиле - төп атауның тагын бер катнашучысына - Шәрифуллина Миләүшә Миңнуловнага - ДАССО «Яңа Чишмә үзәк район больницасы» Чертушинский фельдшер-акушер пункты җитәкчесенә эләкте.
«Иң яхшы беренчел буын табибы» атавында Сафарова Лузия Хамитовна - «Бөгелмә үзәк район больницасы» ДАССО балалар больницасы хастаханәсенең участок табибы-педиатры җиңүче булды. «Ел медицина эшчесе» атавында җиңүне Загидуллина Кәдерия Шәрифулловна - ДАССО «Кукмара үзәк район больницасы» хирургия бүлегенең олы операция шәфкать туташы яулады.
«Уникаль очрак» атавында җиңүчене сайлавы авыррак булды, чөнки бар кандидатуралар да иң зур бүләкләргә лаеклы иделәр. Аерым авыр ситуацияләрдә кешеләрне коткару өчен бирелә торган бу атауда беренчелек ТР ССМ РКБ табиблары төркеменә: Максимов Александрга, Халилов Ильдарга, Нуретдинов Рифкатка, Булашова Светланага бирелде.
«Сәламәтлек саклау тармагының риваяте» булып Фәткуллин Фәрид Хәсбиуллович саналды. Ул Бөек ватан сугышында катнашкан һәм үз тормышын сәламәтлек саклау системасында эшләүгәбагышлаган.
Доктор һәм танылган телевизион алып баручы Елена Малышеваны Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
Бәйге җиңүчеләре һәм лауреатлары истәлекле статуэткалар, дипломнар, чит ил клиникаларында стажировка үтәргә ТР Хөкүмәте грантлары, ял итү йортларына юлнамәләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.