Иннополиста 7нче номерлы ШКХ белгечләре булачак әниләр белән очраштылар

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Иннополиста 4нче номерлы Бала тудыру йорты һәм 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе белгечләре булачак әниләр өчен лекция уздырдылар.

ТР ССМ акушерлык һәм гинекология буенча баш штаттан тыш белгече, Казан шәһ. 7нче номерлы ШКХ баш табибы урынбасары Татьяна Шиһабетдинова клиниканың неонаталь хезмәте эшен тәкъдим итте.

4нче номерлы Бала тудыру йортында неонаталь бүлекләрнең заманча техник базасы, ИТ-тәэмин итү бар, медицина ярдәмен күрсәтүнең яңартылган стандартлары кертелгән. Учреждениедә ана һәм бала өчен уңайлы шартлар тудырылган, күкрәк белән тукландыруга ярдәм итү программалары кертелгән. Ел саен бала тудыру йортында 6500гә якын бала туа.

Неонаталь хезмәтнең җитәкчесе, Казан шәһ. 7нче номерлы ШКХнең неонатология буенча баш белгече Анна Бабинцева яңа туган балалар тормышының беренче көннәре турында, бала тудыру йортында ананың һәм баланың булу шартлары турында һәм яңа туган балаларның реанимация һәм интенсив терапия бүлегенең эше турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International