Түбән Камада мәктәп укучылары өчен шәхси гигиена кагыйдәләре турында лекция узды

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең Балалар шәһәр хастаханәсе психологлары 7нче номерлы мәктәпнең беренче сыйныф укучыларына шәхси гигиена кагыйдәләре, аерым алганда, педикулезны профилактикалау турында сөйләделәр. Педикулез яки бетлелек – бетләрнең кешедә үзенчәлекле паразитлашулары, алар кан белән туклана торганнар. Соңгы елларда халык педикулезы кимү тенденциясе күзәтелә, әмма белем бирү учреждениеләре укучыларының педикулез белән зарарлануы шактый. Бу балаларның санитар-гигиена күнекмәләренең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы һәм бер-берсе белән тагын да тыгыз аралашулары белән бәйле.

Педикулезның төп билгеләре: кычыту, массалы тешләүләрдән тире киселү.

Педикулезны ничек кисәтергә?

- сабынлы кайнар су белән башны һәм тәнне юу – 7 көнгә 1 тапкырдан да ким түгел;

- йоклау урынын һәм эчке киемне алыштыру – кимендә 7 көнгә 1 тапкыр һәм пычранган саен;

- кайнатып кер юу һәм аннан соң кайнар үтүк белән үтүкләү;

- даими рәвештә чәч кисү, чәчләрне тарау;

- атна саен гаиләнең барлык әгъзаларын педикулезга карау;

- өс киемен чистарту;

- чит эчке киемне, өс киемен, баш киемен, таракны һәм башка шәхси гигиена әйберләрен файдалануны тулысынча тыю;

- биналарны даими җыештыру;

- яңа киемне, баш киемен кияр алдыннан юу яки кайнар үтүк белән үтүкләү.

Боларның барысын да беренче чиратта әти-әниләргә белергә кирәк. Ә беренче сыйныф укучыларына БШХ белгечләре гигиенаның иң элементар кагыйдәләре турында искә төшерделәр, «кул юу» биюенә өйрәттеләр һәм бу күңелсез бөҗәкләрне җиңеп чыга алган кечкенә принцесса турында мультфильм күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International