Бүген «Ак Барс» хоккей командасы уенчылары һәм клубның рәсми маскотлары Балалар республика клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары янына килеп киттеләр, аларга зур спорт сюрпризы оештырдылар.
Клиниканың администрациясе «барслар» өчен таныштыру экскурсиясе үткәрде, аның барышында спортчылар пациентларның хастаханәгә ничек керүләрен һәм дәвалауны нинди шартларда алуларын карый алдылар. Спортчылар кечкенә пациентлар һәм аларның ата-аналары белән аралаштылар, актив рәвештә фотога төштеләр һәм автографлар калдырдылар. Кунаклар буш кул белән түгел, ә истәлекле бүләкләр белән килделәр.
Танылган спортчыларның балалар клиникасына барулары – күркәм традиция. БРКХ «Рубин» футбол командасы, «Ак Барс» хоккей командасы, «Зенит» волейбол дружинасы белән дустанә мөнәсәбәтләр белән бәйле.