20 март - Бөтендөнья стоматологик сәламәтлек көне

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

20 мартта Бөтендөнья стоматологик сәламәтлек көне билгеләп үтелә.  Бу көнне табиб-стоматологлар авыз куышлыгы сәламәтлегенә кагылышлы мәсьәләләргә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәләр, анда гигиена һәм профилактика мөһимлегенә аерым игътибар бирелә.

Татарстан Республикасы мәктәпләрендә «Сәламәт Елмаюлар» проектының волонтерлары авыз куышлыгы гигиенасы буенча мастер-класс үткәрделәр. Барлыгы 300дән артык бала катнашты. Республика стоматология сырхауханәсе җирлегендә терапевтик, балалар стоматологиясе һәм ортодонтиясе кафедрасының ординаторлары «Сәламәт Елмаюлар» программасы буенча балалар өчен мастер-класс үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International