Лениногорск ҮРХнең стационарында БМКӘКБ (баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы) буенча Сәламәтлек мәктәбендә беренче дәрес узды.
Инсульт – баш миенең бер участогына кан керүе бозылу һәм неврологик җитешсезлекләр барлыкка килә торган авыру ул.
Инсульт билгеләре:
- кинәт сәбәпсез баш авырту, бигрәк тә аңны югалту эпизоды белән бергә,
- сөйләм бозылу,
- бит асимметриясе,
- аяк мускулларының көчсезлеге.
Югарыда санап үтелгән факторларның берсе барлыкка килгән очракта, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Исегездә тотыгыз, вакыт бик мөһим рольне уйный.