Түбән Камада АМЯС хезмәткәрләре өчен психологик тренинглар уза

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Бу атнада Казаннан психолог һәм бизнес тренер Татьяна Савельева 4 көн дәвамында ТКҮРКХ ашыгыч медицина ярдәме станциясенең хезмәткәрләре белән эшләячәк. Психолог фикеренчә, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, һичшиксез, психологик күнекмәләргә ия булырга тиешләр. Чакыруга килгәч, белгеч барыннан да элек кешене тынычландырырга, гади гыйбарәләр белән пациентны һәм аның туганнарын тигезлек халәтенә китерергә тырышырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, «ТКҮРКХ» ДАССУдә психологик тренинглар инде икенче ел уздырылалар. Укыту "Дустанә сырхауханә – Татарстан стандарты" республика проекты кысаларында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International