Чистай муниципаль районында «Бердәм Россия» БСП региональ сәяси советы президиумының һәм «Сәламәт киләчәк» федераль партия проектының иҗтимагый Советының күчмә утырышы белән «Бердәм Россия көне» булып узды. Чарада республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, район башлыгы катнаштылар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыков катнашты.
«Бердәм Россия көне» кысаларында Чистай муниципаль районында «Чистай ҮРХ» ДАССУнең табиблары белән берлектә республика медицина оешмаларының: Республика клиник хастаханәсенең, Балалар республика клиник хастаханәсенең һәм Республика медицина профилактикасы үзәгенең табиблары өлкәннәргә һәм балаларга карап тикшерүләр һәм консультацияләр уздырдылар.