Борис Менделевич: «Татарстанның медицина туризмын үстерү өчен бөтен мөмкинлекләре бар»

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Сәламәтлек саклау буенча Дәүләт Думасы Комитетының эш төркеме утырышында медицина туризмын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чарада иҗтимагый, фәнни һәм һөнәри берләшмәләр вәкилләре, башкарма хакимиятнең федераль органнары вәкилләре, депутатлар катнаштылар.

Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич фикеренчә, башка илләр белән чагыштырганда, Россия медицина үзәкләренең кайбер өстенлекләре бар.

Парламентарий өстенлекләрнең берсе элеккеге СССР илләре белән тарихи элемтә булуын билгеләп үтте. «Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре китергән саннар буенча, барлык медицина туристларының 60% – Урта Азия (Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан һ.б.) яшәүчеләре», - дип сөйләде депутат.

Борис Менделевич билгеләп үткәнчә, бу илләрдә күбесенчә ислам динен тотучы халык яши. Һәм моны уңайлы инфраструктура булдырганда исәпкә алырга кирәк дип билгеләп үтте депутат. «Ризыкны «Хәләл» стандартларына туры килә торган итеп әзерләү, гыйбәдәт бүлмәләр булдыру яхшы булыр иде».

Парламентарий фикеренчә, шушы яктан регионнарга Татарстан тәҗрибәсен үзләштерергә кирәк. «Республикада әйдәп баручы клиникалар реконструкцияләнде. Хастаханәләр һәм сырхауханәләр югары технологияле медицина ярдәме күрсәтәләр. Бер үк вакытта медицина сервисы да үсә. Өстәвенә, Татарстанның төрле милләт кешеләренең дус-тату яшәве буенча бай тәҗрибәсе дә бар. Биредә һәркем үзен өйдә кебек хис итә», – дип аңлата спикер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International