Татарстанда республика офтальмология хезмәтенең халәтен бәяләү оештырылды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Республика офтальмология хезмәтенең халәтен бәяләү һәм 2019 елда оештыру-методик ярдәм күрсәтү максаты белән беренче тапкыр ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсе җитәкчелегенең Татарстан Республикасы районнарының һәм шәһәрләренең сәламәтлек саклау учреждениеләренә атна саен эш визитлары планлаштырылган.  Халыкка офтальмологик ярдәм күрсәтүнең үтемлелеген арттыру, офтальмология кабинетларын җиһазландыру, консультатив-диагностика үзәкләрен оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен РКОХ баш табибы Динә Камил кызы Хөсәенова һәм аның урынбасарлары атна саен табиб-офтальмологлар белән эш киңәшмәләрен үткәрү өчен республика районнарына һәм шәһәрләренә баралар.  Медицина учреждениеләренә бару вакытында район һәм шәһәр офтальмология хезмәтен үстерү, баш учреждениенең район ҮРХ һәм шәһәр хастаханәләре, сырхауханәләре белән үзара хезмәттәшлеге буенча агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышалар.  Эш визиты Азнакай, Баулы, Яңа Чишмә , Чирмешән, Ютазы районнарында, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә узды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International