Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

2012 елның 25 июне, дүшәмбе

Үткән көннәрдә Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау оешмалары медицина эшчеләре арасында «Сәламәтлек 2012» җәйге спартакиадасының финалы булды. Спорт чарасында шәһәрнең дәвалау-профилактика оешмалары эшчеләреннән оешкан 20 команда катнашты.

Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Шәрәфетдинов Спартакиадада катнашучыларга исәнләшү сүзе белән эндәште. «Ярышлар үткәрү яхшы гореф-гадәткә әйләнде. Безнең медиклар шәхси үрнәкләре белән сәламәт яшәү рәвешенә, физик мәдәният һәм спорт белән өзлексез шөгыльләнүгә чакыралар», - дип билгеләде ул.

Медицина эшчеләре 100, 400, 800 метрга йөгерү, 100 әрдән 4 эстафетасы, аркан тарту, озынлыкка сикерү кебек спорт төрләрендә ярыштылар. Күчеп йөрүче җиңүче кубогын һәм беренче урын өчен призны «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССО командасы яулап алды. Икенче урынны «Ашыгыч медицина ярдәме больницасы» ТР ДАССО командасы алды, пьедесталның өченче баскычына «3 нче номерлы стоматология хастаханәсе» ДАССО командасы күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International