ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов стажировкага йомгак ясау өчен «Өскә!» Республика яшь лидерлар конкурсының финалистлары белән очрашты. Очрашуда бүлекләрендә стажировка узган Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан кураторлар, шулай ук ТР Яшьләр хөкүмәте вәкилләре катнаштылар.