Казанда офтальмологиядә яңа технологияләр турында фикер алышачаклар

2019 елның 22 марты, җомга

11-12 апрельдә Казанда профессор Е.В. Адамюкның тууына 180 ел тулуга багышланган «Офтальмологиядә яңа технологияләр» фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика клиник офтальмология хастаханәсе, КДМА, КДМУ һәм Татарстан Республикасы Офтальмологлар җәмгыяте конференцияне оештыручылар булып торалар.

Профессор Е.В. Адамюк – Казан офтальмологлар мәктәбенә нигез салучы.

Быел конференциянең уникальлеге булып тиешле секция һәм тематик докладлар үткәрү белән офтальмологиядә реабилитацияләү мәсьәләләрен яктырту тора. Профессор Е.В. Адамюк нәселеннән булган Австриядән Роланд М. Клосс һәм Барбара Клосс конференциядә катнашу өчен киләчәкләр һәм конференциянең пленар өлешендә доклад белән чыгыш ясаячаклар.

Конференциядә бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән табиб-офтальмологлар, офтальмохирурглар, балалар офтальмологлары, оптометристлар, «офтальмология» белгечлеге буенча шәфкать туташлары, югары уку йортларының офтальмология кафедраларының фәнни хезмәткәрләре, яшь галимнәр катнашачаклар.

Конференциягә теркәлү түбәндәге сайтта ачык: www.ophtalmologi.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International