Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең 1нче номерлы Бала тудыру йорты җирлегендә бала табу һәм бала тудырганнан соң периодны алып баруның хәзерге алымнарында акушерка роленә багышланган укыту семинары узды.
Казан шәһ. 7нче номерлы ШКХнең баш акушеркасы Ләйсән Галиуллина сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм клиника структурасы турында доклад белән семинарны ачты.
Акушер физиология бүлегенең акушеркасы Маркелова Е.М. РКХнең Перинаталь үзәгендә бала табучы хатын-кызларны һәм яңа туган сабыйларны карау буенча хәзерге заман тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Семинар ахырында тыңлаучылар Бала тудыру йортында булдылар. Семинар эшендә ТР районнарыннан, Казан шәһ., Әлмәт шәһ., Яр Чаллы шәһ., Лениногорск шәһ., Бөгелмә шәһ., Буа шәһ. 52 делегат катнашты. Барлык катнашучылар да сертификатлар алдылар.