Шундый девиз астында Яр Чаллының Энтузиастлар бульварында моңарчы булмаган абортлар профилактикасына багышланган һәм Яшьләр көненә туры китерелгән акция үтте. Акция үсмерләр һәм яшьләрнең әхлакый-җенси тәрбиясе проблемасына, гаилә планлаштыруга, яшь хатыннар һәм кызлар арасында көтелмәгән авырга узу профилактикасына багышланган иде.
Шәһәрдә соңгы еллар дәвамында хатыннар һәм балигъ булмаган кызлар арасында абортлар кимүнең уңай динамикасы билгеләнә. 2009 елдан алып 2011 елга кадәрге чорда абортлар сан 19% ка, балигъ булмаганнар арасында 45% ка түбәнәйде. Шулай да көтелмәгән авырга узулар проблемасы безнең көннәрдә глобаль мәсьәләгә әверелә.
Акцияне үткәрү вакытында Энтузиастлар бульварына килүче шәһәр яшәүчеләре буклетлар, брошюралар һәм шәһәрнең әйдәүче акушер-гинекологларыннан түләүсез консультация ала алдылар.