Узган атна эчендә Түбән Камада 55 бала туды

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Узган атнада Балалар шәһәр хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә 383 кеше мөрәҗәгать итте.  Мөстәкыйль рәвештә – 194, ашыгыч ярдәм хезмәте тарафыннан 79 кеше тапшырылды. ОРВИ билгеләре белән йогышлы авырулар хастаханәсенә 21 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 16сы хастаханәгә салынды. Барлыгы сырхауханәгә ОРВИ диагнозы белән 670 кеше мөрәҗәгать итте.

Травмпункт табибларына ярдәм сорап 224 пациент килде. 1 кеше юл-транспорт һәлакәтеннән соң, 45 – урамда алынган травмалар белән, 14 – сыну аркасында мөрәҗәгать итте.

Узган 7 көн эчендә Түбән Кама перинаталь үзәгендә 55 сабый барлыкка килде. Кесарев кисеме юлы белән – 18.  Хәзер хатын-кызлар консультациясендә 1572 булачак әни исәптә тора.

Бүгенге көндә БШХдә стационар дәвалауда 276 пациент бар. Хәзерге вакытта Яңа туган балалар патологиясе бүлегендә 24 бала һәм 10 әни бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International