БРКХ территориясендә «Рональд Макдональд йорты» гаилә кунакханәсендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы системасы белгечләре өчен укыту семинарлары узды. «Роналд Макдоналд Йорты» Хәйрия фондының региональ физкультура-сәламәтләндерү программасы хезмәткәрләре Илья Бурый һәм Светлана Ростикова күрү сәләте бозылган балалар өчен адаптив физик культура белән шөгыльләнүне оештыру буенча методик киңәшләр һәм инвалидлыгы булган кешеләр белән үзара бәйләнеш этикасы турында сөйләделәр.