21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе (Студенческая) белән берлектә Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре Татарстан башкаласы Югары уку йортларының медицина хезмәткәрләре өчен методик семинар оештырдылар.
Семинар программасында җенси юл белән бирелә торган авыруларны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвеше һәм куркынычлылык мәсьәләләре каралды.
9нчы номерлы хатын-кызлар консультациясе мөдире, табиб-гинеколог Елена Кузнецова яшь буын затларында гинекологик авыруларны профилактикалауның төрле мәсьәләләре һәм абортның зыяны турында сөйләде.