27-29 мартта Казанда «Зильбер мәктәбе» дигән табиблар анестезиологлар-реаниматологлар конференциясе узачак.
Быел КДМА анестезиология-реаниматология кафедрасы 50 еллыгын билгеләп үтә. Ул чакта Казан хастаханәләреннән 9 хирург беренче курсант булган. Бүген кафедраның клиник базалары Татарстанның иң эре клиникаларында эшлиләр: РКХ, РКДҮ, РКОД, БРКХ, Казан шәһ. 7нче номерлы ШКХ һәм башкалар.
Кафедра хезмәткәрләре эшләренең фәнни юнәлешләре арасында – күп профильле стационарда интенсив терапия сыйфатын яхшырту, операциядән соңгы авыртуны дәвалау, анестезия һәм башка бик күп нәрсәләр.
«Зильбер мәктәбе» конференциясендә интенсив терапиядә заманча алымнар, йогыш һәм сепсис проблемалары, анестезиологиядә заманча тенденцияләр, экстремаль медицина һәм хокукый аспектлар турында фикер алышачаклар.
Катнашучыларны анестезиология-реаниматология һәм трансфузиология кафедрасының ветераннары белән очрашу көтә.