Яр Чаллы шәһәренең №5 Шәһәр хастаханәсендә беренчел звеноның иң яхшы шәфкать туташын билгеләделәр

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Конкурс «№5 Шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең №5 һәм №9 сырхауханәләрнең хезмәткәрләре – урта медицина белеме белән 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр арасында үткәрелде. Конкурсны оештыручылар – Яр Чаллы шәһ. Шәфкать туташлары Советының баш белгечләре билгеләп үткәнчә, амбулатор-сырхауханә хезмәтен модернизацияләү аркасында медицина хезмәткәрләре һөнәри эшчәнлекнең принципиаль яңа дәрәҗәсенә чыктылар һәм һәр белгечнең төп бурычы – тармакка куелган заманча таләпләргә туры килү. Конкурс шәфкать туташлары эше белгечләренең практик сәламәтлек саклауның хәзерге заман таләпләренә туры килүен билгеләргә, шулай ук һөнәри белемнәрне, осталыкны, күнекмәләрне алга таба камилләштерү юлларын билгеләргә мөмкинлек бирде. 

Җиңүчене билгеләргә компетентлы жюри ярдәм итте, аның составына: 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе баш табибы Зөфәр Насретдинов, клиник-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары, профсоюз комитеты рәисе Рәдиф Вәлиуллин, хастаханәнең баш шәфкать туташы Гөлназ Гарипова, ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең шәфкать туташы эше буенча баш штаттан тыш белгече Екатерина Шадрина керделәр. №5 сырхауханәнең №2 терапия бүлеге гомуми практика табибының шәфкать туташы Мария Юрьева «Иң яхшы участок белгече» номинациясендә «Урта медицина белеме белән иң яхшы белгеч» гомум хастаханә конкурсының лауреаты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International