2019 елның 26 мартында «Балык Бистәсе ҮРХ» ДАССУдә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау үсешенең мәсьәләләре. Корпоратив мәдәниятне үстерү. «Сәламәтлек саклау», «Демография» Милли проектлары» темасына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Альберт улы Осиповның, Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы И.Р. Таҗетдиновның ҮРХ коллективы белән очрашулары узды.
«Бердәм Россия көне» эгидасы астында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А. Осипов, Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы И.Р. Таҗетдинов, партия проекты координаторы, ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Г. Садыйкова катнашында Масловка саласында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды, ул сала халкы өчен чын бүләк булды. ФАП фельдшеры өчен авыл халкына медицина ярдәме һәм профилактик эш күрсәтү буенча барлык шартлар да тудырылган. Масловка саласында модульле ФАП мебель һәм медицина җиһазлары белән тулысынча җиһазландырылган.