2019 елның 21 мартында Чистайда «Чистай ҮРХ» ДАССУнең стационары җирлегендә «Гастроэнтерологиянең көнүзәк мәсьәләләре» районара конференциясе узды. Анда республиканың җиде районыннан: Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Норлат, Спас һәм Чистай районнарыннан дәвалау эше буенча баш табиб урынбасарлары, гомуми практика табиблары, терапевтлар, гастроэнтерологлар, пульмонологлар, табиблар-эндоскопистлар катнаштылар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече, КДМА госпиталь һәм сырхауханә терапиясе кафедрасы мөдире, профессор, м.ф.д., МФА ЕА академигы Рафик Сәйфетдинов эксперт булып чыгыш ясады.