Талантлар Университеты укучылары Иннополис шәһәренең медицина үзәгенә килеп киттеләр. Программаның 35 катнашучысы медицина белем бирү учреждениеләренә укырга керергә планлаштыра һәм шул сәбәпле «Медицина» юнәлешен сайладылар.
Катнашучыларны медицина үзәге җитәкчесе Равил Гарипов каршы алды. Ул аларны үзәкнең эше белән таныштырды, аның төп юнәлешләре турында сөйләде һәм пациентларга медицина ярдәмен күрсәтүнең бөтен алгоритмын күрсәтте.
Талантлар университеты ‒ Татарстан Республикасының кешелек капиталын үстерү институты ул. Ул яшьләргә компетенцияләр үстерүдә, профессиональ үсештә һәм эшкә урнашуда ярдәм итә торган белем бирү-коммуникация платформасы.
«2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән республика, регионара, бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәләрдәге уңышлары булган бөтен республикадан 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 200дән артык укучы (8-11 класс укучылары) Талантлар Университетында укый алачак.