КБМҮдә казналык-бит патологиясе булган балаларга ярдәм итә башладылар

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Кама балалар медицина үзәгендә казналык-бит патологиясе булган балаларга кирәкле хирургия ярдәмен алу мөмкинлеге барлыкка килде. Ул битнең һәм казналыкның травмаларын, дефектларын, деформацияләрен, патологияләрен дәвалауга юнәлдерелгән. Элегрәк Яр Чаллыда балаларга әлеге медицина ярдәме 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә күрсәтелә иде.

Бүгенге көнгә КБМҮдә медицина эшчәнлегенең әлеге төрен күрсәтүгә лицензия алынды, табиб – казналык-бит хирургы кабул ителде. Тәүлек буе эшли торган стационарда оториноларингология бүлегендә урнашкан өч койка-урыннар бүлеп бирелде. Медицина ярдәме барлык кирәкле чиктәш белгечләре булган күп профильле стационар шартларында күрсәтелә, бу исә әлеге патология белән балаларны дәвалауга комплекслы мультидисциплинар якын килүне тәэмин итә.

Февраль аеннан башлап КБМҮдә кечкенә пациентларга казналык-бит хирургиясе буенча 20дән артык оператив тыкшыну үткәрелгән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International