Талантлар Университеты студентлары Республика онкологик диспансерына килеп киттеләр

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Республика клиник онкология диспансерында «Татарстан Республикасы талантлары белән стратегик идарә итү» программасы кысаларында өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп медицинаны сайлап алган «Талантлар Университеты» студентлары өчен экскурсия узды.

Баш табиб урынбасары Владимир Жаворонков кунакларга Республика онкология диспансеры эшенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Шуннан соң студентлар 2нче номерлы Дәвалау-диагностикалау корпусына: интервенциональ радиология бүлегенә, маммология һәм пластик хирургия бүлегенә килеп киттеләр, шулай ук ТР ССМ РКОД Атом-төш медицинасы үзәген карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International