Әлмәттә яман шешне башлангыч стадияләрдә ачыклауда диспансерлаштыруның роле турында фикер алыштылар

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең төрле авыруларны профилактикалау буенча комплекслы планы нигезендә һәм «Минем һөнәрем – минем карьерам» белем бирү проекты кысаларында «Алтын ачкыч» Бала үсеше үзәгендә ТР ССМ РКОД филиалы Әлмәт онкология үзәгенең табибы-онкологы Регина Насыйбуллина белән очрашу узды.

Учреждение хезмәткәрләренә башлангыч стадияләрдә яман шешне ачыклауда диспансерлаштыруның роле, калкансыман бизнең яңа шешләрен диагностикалау алымнары турында сөйләделәр. Онколог һәр гражданин өчен диспансерлаштыруның дәүләт программасы ролен ассызыклады, медицина тикшерүенең мөһимлегенә игътибарны юнәлтте, аның барышында иртә диагностикалау онкология авыруын кисәтүдә зур роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International