Түбән Камада булачак әниләр өчен мәктәп эшли

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Бүген йөклелек һәм бала табу темасына интернет иң төрле мәгълүмат белән тулган. Әмма аларның кайсысы дөрес? Түбән Кама шәһ. Перинаталь үзәге белән балалар шәһәр хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясендә «Сонатал» дигән булачак әниләр өчен мәктәптә бу өлкәдәге теләсә нинди мәсьәлә буенча төгәл һәм дөрес мәгълүматны белергә була.

Мәктәптә гаилә парлары өчен дә дәресләр бар. Кирәк булганда, шәхси консультацияләр үткәрәләр. Биредә авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатын-кызларга медик-социаль ярдәм күрсәтү үзәге дә эшли.

Бөтен мәгълүматны һәр җомга көнне 10.30 сәгатьтә хатын-кызлар консультациясенең конференц-залында алырга мөмкин. Яки хатын-кызлар консультациясе регистратурасында 36-94-56 номеры буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International