ТР сәламәтлек саклау министры пресс-конференциядә катнашты

2012 елның 27 июне, чәршәмбе

Бүген Матбугат һәм массакүләм аралашу буенча республика агентлыгының брифинг-залында 2012 елның 1 июленнән дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү вакытында ведомствоара үзара тәэсир итү турында федераль кануннары нормасы көчкә ия була башлауга багышланган пресс-конференция үтте. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Закиевич Фаррахов катнашты. Үз чыгышында ул шушы законлы актның аеруча актуальлеген билгеләде, һәм шулай ук ММЧ вәкилләренең барлык сорауларына җавап бирде.

Ведомствоара үзара тәэсир итү системасының төп максаты - гражданнар бирә торган документлар исемлеген кыскарту ярдәмендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне бар кеше дә ала алуны һәм оперативлыкны күтәрү. 2012 елның 1 июленнән дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәк булган документларның бер өлеше ведомствоара үзара тәэсир итү каналлары буйлап алыначак, һәм гражданиннарга аны алу өчен элеккеге кебек түләргә кирәк булмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International