Казанда VII Республика профсоюз агитбригадаларының конкурсы узды. Конкурста Татарстанның төрле районнарыннан профсоюзларның тармак комитетларыннан 10 команда катнашты. Конкурска хәзерлек кысаларында командаларга хронометражы 20-30 секунд тәшкил иткән «Профсоюз – БЕЗ!» дигән ролик яздырырга тәкъдим ителде. Әлеге ролик аерым бәяләнде һәм җиңүчеләрне билгеләгәндә гомуми зачетта исәпкә алынды.
Чистай ҮРХ яшьләр советы коллективы республика конкурсында актив катнашты һәм «Теманың иң яхшы театральләштерелгән күренеше» номинациясендә бүләкләнде. ТР Профсоюзлар федерациясе Чистай үзәк район хастаханәсенең профсоюз оешмасына VII Республика профсоюз агитбригадаларының конкурсында актив катнашканы өчен рәхмәт белдерде.