РКХнә Киров өлкәсенең Сәламәтлек саклау министры А.В. Черняев килеп китте

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсенә Киров өлкәсенең Сәламәтлек саклау министры Андрей Черняев килеп китте. Ведомство җитәкчесе белән РКХнең баш табибы урынбасары Айрат Хәйруллин, шулай ук бүлекләрнең мөдирләре очраштылар. Визит барышында җитәкчеләр кичектергесез пациентлар өчен кабул итү бүлеген уздылар. КИДБнең (кабул итү-диагностикалау бүлегенең) мөдире Илфак Ярмиев медицина ярдәмен күрсәтүнең логистикасы һәм бүлекнең мөмкинлекләре белән таныштырды.

 Визит барышында җитәкчеләр ангиографик операция бүлмәсендә булдылар, анда артериаль һәм веноз системаларының диагностик тикшеренүләренең тулы спектры, артерио-венозлы шунтларның ангиопластикасы, көчле тромбоз булганда эчке артериаль тромболизис һ.б. башкарыла. РКХ диагностикалауның һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлегенең табибы-рентгенохирургы Динар Гаязов үткәрелә торган операцияләрнең спектры, катлаулы оператив тыкшынуларны уздыруның үзенчәлеге белән таныштырды.

 Андрей Вениамин улы РКХнең барлык җитәкчеләренә һәм белгечләренә оештырылган очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм республика клиникасының барлык персоналына алга таба уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International