Ел саен 27 мартта медицина белгечләре – нефрологлар үзләренең һөнәри көнен билгеләп үтәләр. Алар бөер авыруларын диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау белән шөгыльләнәләр. Без ишеткәнчә – цистит һәм бөер ташы авыруы бар. Әмма нефролог диагнозлый һәм дәвалый торган катлаулы атамалары булган авырулар да бар: гломерулонефриттан алып диабетик нефропатиягә кадәр.
Әлмәт сәүдә үзәгендә Сәламәтлек саклау идарәсе һәм медпрофилактика үзәге тарафыннан оештырылган профилактик акция узды, анда чакырылган табиб – нефролог, м.ф. к. Инна Зәкиева журналистларга һәм халыкка бөер авыруларының катлаулы стадиягә күчкәнче симптомнарсыз булырга мөмкинлеге турында сөйләде.
Шуңа күрә диспансерлаштыруны узарга яки, теләсә нинди тайпылышларны күреп, үз вакытында кирәкле тикшерүләрне (анализлар, УЗИ, рентген һ.б.) билгеләячәк белгечкә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөһим. Бер нинди очракта да үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый.