Яр Чаллы шәһ. Сугышлар ветераннары өчен госпитале 2018 ел йомгакларын ясады

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда 2018 елда учреждение эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар һәм перспективалар буенча Сугышлар ветераннары өчен госпитальнең отчет җыелышы узды. Утырыш Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Шәһәр Советы депутаты Ләлә Камалетдинова, шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова катнашында узды.

Чарада баш табиб урынбасарлары, профсоюз рәисе, бүлек мөдирләре, госпитальнең хезмәт коллективы катнаштылар.

Госпитальнең баш табибы Резедә Мавзютова «Яр Чаллы шәһәренең сугышлар ветераннары өчен госпитале» ДАССУнең 2018 ел эчендә эшчәнлеге турында отчет белән чыгыш ясады.

Докладта Яр Чаллы шәһәре Сугышлар ветераннары өчен госпиталенең үз составында сменага 360 кеше килә торган сырхауханә, шәһәрнең льготалы контингентына һәм Кама аръягы регионының 22 районына хезмәт күрсәтә торган стационар тәшкил итүче күп профильле дәвалау учреждениесе булуы билгеләп үтелде. Сырхауханәгә  26 меңгә якын кеше беркетелгән, 2018 елда сырхауханә табиблары 170 меңнән артык кешене кабул иткән. Госпитальнең стационарында 3800гә якын пациент дәваланды, шуларның 1400гә якыны – хәрби хәрәкәтләр ветераннары, сугышлар ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән халык категорияләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International