Әлмәт табиблары Ульяновскида булачак медиклар өчен вакансияләр ярминкәсендә чыгыш ясадылар

2019 елның 29 марты, җомга

Перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе белгечләре Ульяновск дәүләт университетына килеп киттеләр. Кичә югары уку йортында медицина факультеты, дипломнан соң медицина һәм фармацевтика белеме бирү факультеты, экология факультеты, физик культура һәм реабилитация факультеты, медицина көллияте студентлары өчен практикалар, стажировкалар һәм вакансияләр ярминкәсе узды. Хәзерге вакытта медицина факультетының 17 кафедрасында ике меңнән артык студент белем ала.

Перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсен медицина учреждениесе баш табибының кадрлар буенча урынбасары Гөлназ Ашрафуллина һәм балалар сырхауханәсенең өлкән шәфкать туташы Ләйсән Аглиуллина тәкъдим иттеләр. Шәхси әңгәмә барышында алар очрашуда катнашучыларның алдагы спеиализация буенча сорауларына җавап бирделәр.

Практикалар, стажировкалар һәм вакансияләр ярминкәсенең төп максаты булып әле эш урыны белән билгеләнмәгән студентларга һәм тәмамлаучыларга эш урыннары эзләүдә ярдәм оештыру торды. Бу булачак белгечләр өчен бер көн эчендә эшкә урнашуның төрле вариантлары турында белергә, ә эш бирүчеләр өчен – булган вакансияләргә кандидатлар сайларга бик яхшы мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International