Татарстанда туберкулезны иртә ачыклау һәм профилактикалау буенча чаралар уза

2019 елның 29 марты, җомга

2019 елның 19 мартыннан башлап 19 апреленә кадәр Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көне кысаларында Татарстанда туберкулезны профилактикалау һәм иртә ачыклау буенча чаралар уза. Ай дәвамында торак пунктларында кайнар линияләр, ачык ишекләр көннәре, рәсемнәр, санитар бюллетеньнәр конкурслары, шулай ук мобиль операторлар абонентларына мәгълүмати хәбәрләр тарату оештырыла.

Ерак авылларда, поселокларда яшәүчеләр стационар һәм күчмә рентгенфорографик кабинетларда флюорография тикшерүен уза алачаклар.

Дүшәмбе көнне, 25 мартта, Казанда сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында Республика клиник туберкулезга каршы диспансерының цифрлы күчмә флюорография җайланмасы эшләде. Теләгән һәркем заманча аз дозалы цифрлы аппаратта түләүсез флюорография тикшерүен үтә алды. Нәтиҗәдә 181 кеше тикшерелде, 1 кеше контроль тикшерүгә чакырылды. Күчмә тикшерүдә табиб-рентгенолог, лаборант һәм медицина регистраторы катнаштылар. Килүчеләр нәтиҗә белән справканы тикшерүдән соң ук алдылар. Белгечләр туберкулезны профилактикалау буенча мәгълүмати буклетлар тараттылар һәм аңлату эшләре үткәрделәр.

31 мартта бушлай флюорография тикшерүен Буа халкы үтә алачак, 1 апрельдә акция Әлмәттә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International