КБМҮнең 250 хезмәткәре «Йөрәк-үпкә реанимациясе нигезләре. Балаларга ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү стандартлары» темасына укулар уздылар. Урта медицина персоналы өчен өч көнлек цикл балаларда реанимация чараларын үткәрү буенча белемнәрне кабатлау, тирәнәйтү һәм яңа белемнәр алу максаты белән оештырылды. Лекцияләрне балалар анестезиологиясе-реанимациясе бүлеге мөдире, КБМҮнең табибы-анестезиологы-реаниматологы Григорий Резунов үткәрде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, йөрәк-үпкә реанимациясенең бөтен комплексын үткәрүдә урта медицина хезмәткәрләренең роле бик зур. Еш кына нәкъ менә алар беренче булып пациентларның хәле кискен начарлануны билгеләп үтәләр һәм реанимация чараларын үткәрүгә керешәләр. Шуңа күрә балаларга реанимация ярдәмен күрсәтү аспектларын белү һәртөрле профильнең урта медицина хезмәткәре өчен бик мөһим.