Апас районында «Туучылар санын арттыру һәм үлүчеләр санын киметү юллары» дигән түгәрәк өстәлләр сериясе старт алды. Очрашулар демографик хәлне яхшырту буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында район торак пунктларында узачак.
Беренче түгәрәк өстәл эшче төркемнең Табар Черкене авыл җирлегенә чыгуы белән узды. Очрашуга авылның 20дән артык яшәүчесе килде. Түгәрәк өстәл эшендә социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитетның җитәкчесе урынбасары Сафина Л.Р., Апас ҮРХ баш табибы урынбасары Сафиуллина Т.Г., социаль яклау үзәге, опека һәм попечительлек бүлеге, мәгариф бүлеге белгечләре катнаштылар.