Башкорт ДМУ тәмамлаучыларны Әлмәткә эшкә урнашырга чакырдылар

2019 елның 29 марты, җомга

Уфада Башкорт дәүләт медицина университетының педиатрия факультетын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча комиссия утырышы узды. Комиссия эшендә Башкортстаннан һәм Татарстаннан 25 медицина оешмасы вәкилләре, шулай ук 347 студент катнаштылар.

Перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсен баш табибның кадрлар буенча урынбасары Гөлназ Ашрафуллина һәм балалар сырхауханәсенең өлкән шәфкать туташы Ләйсән Аглиуллина тәкъдим иттеләр. Алар Татарстанның нефть башкаласы, ТР сәламәтлек саклау турында һәм кадрлар сәясәте тармак үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булуы турында сөйләделәр. Очрашу һәм индивидуаль әңгәмә барышында булачак медиклар хезмәт шартлары, вакансияләргә таләпләр һәм социаль ташламалар турында белделәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда ТР Хөкүмәте грантларын бирү программасы гамәлгә ашырыла. Әлмәт районында медицина хезмәткәрләрен 10 елдан соң хосусыйлаштыру мөмкинлеге булган торак белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International