Бүген Казанда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Зәкиевич Фәррахов Төркия Республикасы генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты. Алар агымдагы сораулар турында фикер алыштылар һәм хезмәттәшлеккә йомгак ясадылар.
«Шушы вакытка татарстан-төркия хезмәттәшлеген үстерүнең бар көче дә кулланылмаган, дип уйлыйм. Ышанып әйтәм, алга таба без, аеруча сәламәтлек саклау өлкәсендә, безнең үзара файдалы хезмәттәшлекне активлаштыра алырбыз», - дип билгеләде министр Айрат Фәррахов.
Үз чиратында, Әхмәт Акынты Татарстан һәм Төрек Республикасын тотрыклы икътисад мөнәсәбәтләре генә түгел, ә шулай ук тел, мәдәният һәм дин якынлыгы да бәйли дип билгеләде. Ул Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлек шулай ук тиз хәрәкәттә үсәчәк дигән өметне чагылдырды.
Искә төшерәбез, Әхмәт Акынты Төрек Республикасының Казаннар генераль консулы итеп 2010 елның декабрендә билгеләнде.
Кунаклар министр Айрат Фәрраховка җылы кабул итү өчен рәхмәт әйттеләр , шулай ук Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау оешмаларына югары бәя бирделәр.