Татарстан экспертлары VIII Бөтенроссия балалар урологиясе-андрологиясе буенча мәктәбендә чыгыш ясадылар

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

28 марттан башлап 29 март кадәр Мәскәү шәһәрендә VIII Бөтенроссия балалар урологиясе-андрологиясе буенча мәктәбе узды. Россия Федерациясенең бөтен регионнарыннан балалар урологиясе-андрологиясе өлкәсендәге экспертлар төрле авыруларны дәвалау буенча үз тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр. Мәктәпнең эше барышында клиник очраклар турында фикер алышу белән түгәрәк өстәлләр узды, төрле операцияләрнең видеопрезентацияләре күрсәтелде.

Форумда Татарстан делегациясен БРКХ белгечләре: профессор, ТР ССМ баш штаттан тыш урологы-андрологы, югары категорияле табиб-балалар хирургы Наил Әкрәмов, балалар хирургы, балалар урологы-андрологы Айдар Закиров, табиб-балалар хирургы Эльмир Хәертдинов тәкъдим иттеләр. Белгечләр балалар урологиясе буенча докладлар белән чыгыш ясадылар. Эльмир Хәертдинов чара кысаларында узган яшь галимнәр конкурсы лауреаты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International