Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7611 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7611 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1196 чакыру. Медиклар бәхетсезлек очракларына 900 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 32 тапкыр. Бу ЮТҺдә 34 кеше зыян күрде, 18 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга медиклар 19 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 83 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5931 чакыру башкарылды, шулардан көчле миокард инфарктлары – 45, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 166.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 264кә кимеде (авырулар исәбенә).   Мөрәҗәгатьләр саны көчле миокард инфарктлары буенча – 15кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 21гә кимеде. Мөрәҗәгатьләр саны ЮТҺ буенча – 11гә, янгыннар буенча – 7гә, бала табулар буенча – 9га артты. Җәмәгать урыннарына мөрәҗәгатьләр саны 7гә кимеде. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International