Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе табиблары Германиядән булган эшмәкәр Гюнтер Шайбеның гомерен саклап калдылар, аны ял көннәрендә клиникага аэропорттан «ашыгыч ярдәм» машинасында алып килделәр.
72 яшьлек Гюнтер Шайбе хезмәттәшләре белән Татарстанда проект алып бара. Ир-кеше республикага даими килә. 30 мартта, туган Штральзундка очасы көнне, Казан аэропортында Гюнтерга кинәт начарайды. Ул ярты сәгатькә аңын югалтты һәм табиблар аны «ашыгыч ярдәм» машинасында республика клиник хастаханәсенә китерделәр.
«Пациент безгә көчле миокард инфарктына шик белән керде. Кардиологлар белән бергә коронография үткәрү турында карар кабул иттек. Бу йөрәк мускулын кан белән тәэмин итүче кан тамырларының халәтен бәяли торган аз инвазивлы тикшеренүләр. Без сул коронар артериянең тармакларын ягалап узучы катлаулы субтоталь стенозны ачыкладык. Стентирование үткәрдек. Өч стент урнаштырылды», – дип аңлатты диагностикалауның һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлегенең ангиография кабинеты мөдире, югары категорияле табиб-хирург Андрей Терегулов.
31 мартка каршы төндә Республика клиник хастаханәсе командасы Германиядән булган пациентка операция үткәрде һәм инде бүген үк Гюнтер Шайбе өенә очачак.
«Табибларның хезмәт күрсәтүләренә һәм һөнәри осталыгына бик сокландым. Сәламәтлегем белән җитди проблемалар килеп чыкты, әмма белгечләр коллективы катлаулы проблеманы хәл итә алды. Өйгә Германиягә сәламәт хәлдә кайтуыма бик шатмын. Германиядә безнең Россия Федерациясе консуллыгында Россия табибларына һичшиксез рәхмәт белдерәчәкмен. Тагын бер тапкыр әйтәм, мин стандартлар белән сокландым, алар Германиядә кебек үк югары. Зур рәхмәт», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Гюнтер Шайбе.
«Татар-информ» МА материаллары буенча.