«Ветеран» Әлмәт инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек сәгате» узды. 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан үзәк пациентларына дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләделәр.
Йогышлы булмаган авыруларны профилактикалауда туклану зур әһәмияткә ия. Актив һәм яхшы сыйфатлы тормыш, сәламәт озын гомерлекне саклау, организм тарафыннан ризыктан файдалы матдәләр үзләштерү һәм энергия белән тәэмин итү өчен дөрес туклану кирәк. Бу бигрәк тә өлкән яшьтә мөһим, кайчан кешенең тән массасы, хәрәкәт активлыгы һәм алмашу процесслары үзгәрә.
«Сәламәтлек сәгате»н шәһәр Ветераннар Советының өлкән яшьтәге гражданнарын медицина хезмәте күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү комиссиясе рәисе, ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең Ветераннар советы рәисе Надежда Царева хәзерләде.